Сабантуй-халкыбызның иң яраткан милли бәйрәмнәренең берсе, хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. 11, 12 июнь көннәрендә Яңа Имән авыл җирлегендә Сабантуй бәйрәме үтте. Безнең авылдан гына түгел, ә якын-тирә авыллардан да бирегә авыл җирлегеннән туып-үскән кешеләр, шулай ук төрле шәһәрләрдән кунаклар килде. Сабантуй - ул милли үзенчәлекле бәйрәм генә түгел, ә яхшы дуслар, сыйныфташлар, туганнар очрашуы да. Авыл халкын һәм кунакларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы Гараев Р.Ф. котлады. Айзат Шайхелмарданов һәм аның иҗатташ дуслары бәйрәмгә ямь өстәделәр. Узган бәйрәм барлык катнашучыларга һәм кунакларга онытылмаслык тәэсирләр калдырды.