Салым түләүчеләр салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алалар

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе салым түләүчеләрнең салым йөкләмәләренең үтәлеше турында электрон почта яки смс-хәбәрләрдә мәгълүмат ала алуларын хәбәр итә. Моның өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 06.07.202020 ел, № ЕД-7-8/423@боерыгы белән расланган форма буенча бурычлар булу турында хәбәр итүгә ризалык җибәрү дә җитә. Ризалыкны салым түләүченең шәхси кабинетыннан бирергә, салым инспекциясенә кәгазьдә шәхсән, вәкил аша алып килергә, почта аша заказлы хат белән җибәрергә яки электрон формада телекоммуникацион элемтә каналлары аша тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International