Район салым түләүчеләре өчен мәгълүмат

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 11нче районара инспекциясе Татарстан Республикасы эшкуарларының үз бизнесларын алып барганда салым салуның патент системасын ешрак куллануларын хәбәр итә. Бу махсус салым режимы бухгалтерлык исәбен алып бару һәм ПСН буенча салым декларациясен тапшыру буенча бурычлар булмау, түбән салым ставкасы, кайбер салымнарны түләүдән азат итү аеруча җәлеп итә. Россия Федерациясе Салым кодексы нигезендә Салым салуның әлеге системасын куллануга бәйле рәвештә түләнә торган салым суммасын иминият взносларына киметү мөмкинлеге каралган; ул кулланыла ала торган эшчәнлек төрләре исемлеге киңәйтелде һәм ваклап сату һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә объектлар мәйданының иң чик күрсәткечләре арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International