Бүген район Башлыгы Фәрит Хөснуллин җитәкчелегендәге җаваплы белгечләр районның крестьян-фермер хуҗалыкларында булдылар һәм чәчүлекләргә бәя бирделәр.
Аларга бәя биргәндә, чәчелгән культураларның тишелеше, үсеше, куелыгы, чисталыгы, башакларның туклыгы кебек факторлар исәпкә алынды. Хуҗалык җитәкчеләре нык кына тырышканнар, барлык культуралар да матур гына үсеп киләләр.