Бүген Даулы Болында өлкәннәр өчен Сабантуй бәйрәме оештырылды.
Җыелучыларны район ветераннар Советы Рәисе Асылъяр Харисов сәламләде.
Район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады, Район Башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Сабантуй концерт номерлары, спорт уеннары белән үрелеп барды.