Бүген район Советының утырышлар залында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең һөнәри белем бирү хезмәткәрләренең секция утырышы уза.
Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, һөнәри белем бирү учреждениеләре директорлары катнаша.