"Экояз 2022"республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2022 елның 17 июне, җомга

Бүген район Советының кече утырышлар залында "Экояз 2022"республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды.

Бүләкләү тантанасын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин үткәрде.

"Эко-мәктәп" номинациясендә Ләшәү - Тамак төп гомуми белем бирү мәктәбе, "Экосад" - 1 нче "Солнышко" балалар бакчасы, "Экосемья" - Ханнановлар гаиләсе," Экодвор " - Арслановлар хуҗалыгы җиңде.

Җиңүчеләргә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы исеменнән грамоталар, призлар һәм район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International