Сарман муниципаль районы Башлыгы Ф. М. Хөснуллинның Медицина хезмәткәре көне белән котлавы

2022 елның 19 июне, якшәмбе

Хөрмәтле сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Медицина хезмәткәре көне белән котлыйм!

Әлеге бәйрәм башкалары арасында аерым урын тота, чөнки бу көнне без кешеләр тормышын һәм сәламәтлеген саклаучыларны хөрмәтлибез. Сезнең һөнәр – чиксез игелек, игътибарлылык һәм шәфкатьлелек таләп итә торган көндәлек батырлык ул. Күңел юмартлыгы, кешелеклелек, еш кына үз–үзеңне фида кылу – чын медицина хезмәткәрләренә кирәкле бәяләп бетергесез сыйфатлар. 

Фидакарь хезмәтегез, түземлегегез һәм игелеклелегегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Аерым рәхмәтем ветеран-табибларга. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез, эшкә җаваплы карашыгыз киләчәктә дә халык сәламәтлеген ныгытуга ярдәм итсен. 

Сезгә һөнәри уңышлар, үзегезгә, гаиләләрегезгә сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм муллык телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International