Пляж волейболы буенча ярышлар

2022 елның 20 июне, дүшәмбе

Дулкын СОК янындагы мәйданчыкта ир-атлар арасында пляж волейболы буенча район беренчелеге булып узды. Ярышта 6 команда катнашты. 3 урын-Мәгъсүмов Эдик һәм Салихов Айнур. 2 урын Мәүләвиев Рәмис, Нуриев Фаяз. Район чемпионнары булып Гәрәев Илназ һәм Исламов Рафаил танылды. Җәлил поселогыннан ике команда-Гәрәев Илназ, Исламов Рафаиль ( республикада 1 урын) һәм Ибраһимов Илмир, Галиев Рәмис тренер Владислав Викторович Нестеров белән Пермь краеның Березники шәһәрендә узган Россия беренчелегендә (Идел буе федераль округы) Татарстан Республикасы данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International