Бүген утырышлар залында район Советында атналык киңәшмә узды. Киңәшмәне район башлыгы Фәрит Хөснуллин алып барды.
Киңәшмәнең көн тәртибенә 3 мәсъәлә кертелгән иде. "Сарма" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2022 елның II яртыеллыгына язылу кампаниясенең барышы турында "ТАТМЕДИА" АҖнең филиалы баш мөхәррире – «Сарман ИРЦ» җитәкчесе Альбина Сабирова сөйләде. Киңәшмәнең көн тәртибендәге икенче мәсъәлә буенча Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Розалия Хөснимәрданова, Сарман үзәк хастаханә оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Рамил Галиев, Сарман муниципаль районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов чыгыш ясадылар.