Хәтер һәм кайгы көненә багышланган акциядә катнашырга чакырабыз.

2022 елның 21 июне, сишәмбе

22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 81 ел элек илебез буенча дошман гаскәрләренең Советлар Союзына һөҗүм итүе турында хәвефле хәбәр таралды. Батырлык һәм каһарманлык тулы 1418 көн башланды.

Сезне 22 июнь көнне 19:40 сәгатьтә Сарман үзәк ял паркында узачак Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарада катнашырга чакырабыз. Бу кичтә Без Җиңү көнен күрмәгән, әмма аны гомерләре бәрабәренә якынайткан миллионлаган ватандашларыбызны искә алачакбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International