Гыйльфанова Расиха Миңнегали кызының 90 яшьлек юбилее.

2022 елның 21 июне, сишәмбе

          Бүген 21.06.22 көнне Гыйльфанова Расиха Миннегали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу матур һәм кояшлы көнне аны котларга Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Г.Р. Гәрәева, «Җәлил поселогы» муниципаль берәмлеге Башлыгы Р. А. Кәримов, Сарман муниципаль районы «Шәфкать «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г. И. Хузина, ветераннар советы рәисе А. Г. Минһаҗева килделәр. Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның  Кремльдән котлау хаты һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

                Расиха Гыйльфанова  Миңнегали кызы  1932 елның 21 июнендә Азнакай районы Мәндәй авылында туган. Мәндәйдә 7 еллык, Тымытыкта  урта мәктәп тәмамлаган.  Казанга медицина институтына укырга кергән. Әтисе авырып киткәч  институтны ташларга мәжбүр булган. Авылга кайтып эшкә урнаша. Китапханәче, клуб мөдире  булып эшли. Тормышка чыккач Әлмәткә күчәләр. Анда яши башлагач сату өлкәсенә эшкә керә һәм  Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлый. 30 елдан артык сәүдә системасында эшләп,   “Совет сәүдә отличнигы” исеменә лаек булып ялга чыга. 12 ел буе  “Ак калфак”  фольклор ансамблен җитәкли. Хәзер дә аның актив әгъзасы. 8 ел ветераннар советы секретаре булып эшли.

            Тыл һәм “Хезмәт ветераны”. Шагыйрә. Шигырьләре газета битләрендә еш басыла. Шулай ук  “Җәлил чаткылары”,  “Җилләр җилкәне”,  “Син дә шагыйрь, мин дә шәгыйрь” һәм башка бик күп альманахларга  шигырьләре кергән. Үзе дә 3 китап авыторы. Актив, позитив сугыш чоры баласы. Сугыш башланганда аңа 9 яшь булып, балалык чорын да кичерми өлкәнәйгән буын кешесе ул.

           Расиха апа  3 бала үстереп, аларның куанычын күреп бүген дә сафта. Оныклары, оныкчыклары аны хөрмәт итеп, яратып кайтып хәлен белеп торалар.

Җәлил посёлогы башкарма комитеты  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International