1941 елның 22 июне - иң кайгылы көннәрнең берсе. Бу Бөек Ватан сугышы башланган көн. Бу көнне фашист лагерьларында җәфаланган, ачлыктан һәлак булган барлык сугышчыларны искә алабыз. Без Ватаныбызны дошманнан саклап, үз бурычларын үтәгәндә һәлак булган барлык кешеләрне дә искә алабыз.
22 июнь көнне Җәлил бистәсенең 5 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында гомуми һәм Мәңгелек хәтер һәм кайгы символы – Гомумроссия тынлык минуты узды. Бу көнне «Беркем дә, бернәрсә дә онытылмаган»дигән исем астында чаралар үткәрелде. Балаларга «Бөек Ватан сугышы» дигән презентация күрсәтелде. Тәрбиячеләр балаларга фашист гаскәрләренең һөҗүме, сугышның озын һәм авыр еллары турында сөйләделәр. Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Без һәрвакыт бу кайгылы һәм куркыныч вакыйгаларны истә тотачакбыз. Геройларыбыз турында истәлекне саклап калу һәм ныгыту безнең бурычыбыз!