22 июнь көнне 12: 15 сәгатьтә бөтен Россия буенча бер минут тынлык, кайгы минуты игълан ителде. Кешеләр 20 гасырның иң канкойгыч сугышын кичергән туганнарын, якыннарын искә алалар. Зур Нөркәй авыл җирлегендә яшәүчеләр дә «бер минут тынлык " акциясенә кушылдылар.