9 июль көнне Сарман районының Иске Кәшер авыл җирлегенә керүче Баткак авылы халкы Питрауны бәйрәм итте. Бәйрәм программасында себерке бәйләу, тәкыя үрү, капчык сугышы кебек уеннар, бию-җыр белән үрелеп барды. Бәйрәмне Баткак авылы клуб мөдире Гүзәлия Тимофеева алып барды.
Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Раян Дәүләтҗанов баткаклыларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады. 50 ел бергә гомер иткән Генар һәм Роза Павловлар, Валерий һәм Ольга Кадушиннар гаиләсенә, 80 яшен тутырган Роза Корбановага бүләкләр тапшырды.
Бәйрәмдә сәүдә нокталары эшләде. Уеннарда актив катнашкан һәркем бүләк алды.