Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең гражданнарны бергәләп кабул итүе
Татарстан Республикасында Федераль Идарә җитәкчесе белән очрашу
Татарстан Республикасы буенча (Татарстан) кулланучылар хокукларын яклау һәм иминлек өлкәсендә күзәтчелек хезмәте
2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.
2022 елның 19 июлендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт)Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрдән «Skype» программасына республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләренә турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирү мөмкинлеге булачак.
Шәхси кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843) 236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк, билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесен кабул итү бүлмәсенә яисә вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.