Җәлил посёлогында «Мәдәни мохит» программасы кысаларында концерт үтте

2022 елның 12 июле, сишәмбе

    

     Бәйрәм итәргә ярата да инде безнең халык. 9 июль көнне дә Җәлил халкы үзенең яраткан аллеясына җыелды. Ямь өстенә ямь булып, шундый матур яңгыр явып үтү һаваны сафландырып җибәргән. Халык, тагын ни күрсәтерләр икән, дигәндәй, тезелеп утырган. Бала чага уйный. Тыныч. Тагын ни кирәк адәм баласына?

     Ул арада артистлар да җыелып беткән. Сарманнан да, Мортамактан да килеп җиткәннәр. Ә үзебезнекеләр һәрвакыт әзер инде безнең.

            Нәвия Гатиятуллина, барысын да бер йодрыкка туплап, концертын башлап та җибәрде. Аңа гына хас көчле, аһәңнәргә бай тавышы белән олы бәйрәм, Корбан бәйрәме белән котлаганнан соң, кичә генә үткән Гаилә бәйрәменә багышлап "Пар канатлар" җырын җырлап биргәч, сүзне үзе оештырган, бүген инде танылып килгән "Дуслык" ансамбленә бирде. Алар олы кеше буларак үзләренең чыгышын "Хәерле көн" җыры белән башлап җибәрделәр. Бу коллективта гомерләрен нефть эшенә багышлаганнары да, мәдәният өлкәсендә хезмәт куйганнары да, гомерен машина руле артында үткәргәннәре дә бар. Ә уй-теләкләре бер: картайдым дип өйдә утырмау.

            Аннан китте инде… Сарманнар, Мортамаклар, Җәлилләр. Гүя кем кемне, дигәндәй, ялындырып тору юк. Кунаклар Рәмиләнең "Әйтче, иркәм" җыры белән башлап җибәргәннәр иде, Чулпан белән Резедәнең дуэтын, бик яратты халык. Дилүс Гомәровның бии-бии җырлаганнарын рәхәтләнеп тыңладык. Концерт нәфис сүзгә дә, юмор белән өртелгән чыгышларга да бай булды. Илгизәнең ятим бала исеменнән сөйләгән шигыре йөрәккә тиде, күпләрне елатты. Ә базарга ирен сатарга алып чыккан хатын булып уйнавыннан рәхәтләнеп көлдек. Рәмиләгә ияреп җиләкле аланга да барып кайттык, Ришатның бердәнберенә багышлаган җырын да тыңладык. Дилүснең Тямайдан сорап алган җыры "Сагдугач" ны җырлаганда халык ярыша-ярыша биеде. Нәкь Тямайча килеп чыкты, дисәң дә була. Җырларны, биюләрне Нәвия үзе генә белгән алым белән, бер җепкә тезеп алып барды. Оста инде, ни әйтәсең. Халык белән артислар бер булып беттеләр. Сирена Гайсина да җырларның русчасын да, татарчасын да җырлады. Кыскасы, туйганчы биеп, җыр тыңлап ял итте Җәлил халкы.

     "Татнефть" генераль директоры Наил Өлфәт улы Маганов, "Татнефть" хәйрия фонды җитәкчесе Ренат Рауф улы Мамин, Җәлил поселогы башлыгы Рафик Әзһәм улы Кәримов ярдәме белән "Мәдәни мохит" проекты кысаларында үткән бу концерт барсына да бик ошады. Халык рәхмәтле калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International