Бүген Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында эш визиты белән ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова булып китте. Аны Сарман районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы озатып йөрде.
Интернат-йорт җитәкчесе Азалия Нәфис кызы яшәүчеләрнең көндезге эш белән тәэмин ителеше белән таныштырды, шулай ук Министр туклану шартларын һәм ягулык сезонына әзерлекне тикшерде, хезмәткәрләр һәм социаль хезмәт алучылар белән аралашты.