Ләке авыл җирлегендә Питрау бәйрәме

2022 елның 12 июле, сишәмбе

12 июль – Питрау бәйрәме көне, яки славяннарның халык календаренда изге апостоллар Петр һәм Павел көне. Бу бәйрәмне христиан динен тотучы халыклар, шул исәптән керәшен татарлары да, зурлап бәйрәм итә. Бүгенге көндә исә Питрау, Сабантуй бәйрәме кебек, бар милләтләрнең бергә җыелып аралашу, күңел ачу чарасы дип әйтсәк тә ялгыш булмас.

Питрау – табигатьне олылау һәм халыкның алда торган урып-җыю эшләре алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу көнне районыбызның Ләке авылында Изге Апостоллар Петр һәм Павел чиркәвендә бәйрәм келәүе узды. Аннары халык мәйданда Питрауны бәйрәм итте.

Бәйрәм тантанасын авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова ачып җибәрде.

Сарман муниципаль районы Башлыгы Фәрит Хөснуллин авыл халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән тәбрик итте. Авыл җирлеге тормышында актив булганнарга бүләкләр тапшырды.

Бәйрәмдә “Керәшен чибәре” конкурсы, көрәш, гер күтәрү, йөгереш, йомырканы табага салып йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу һ.б. төрле уеннар булды. Җыр булган җирдә, бию дә була. Килгән халык рәхәтләнеп биеде, күңелле ял итте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International