Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин урып-җыю техникасының уңышны җыеп алуга һәм туфракны төп эшкәртүгә әзерлеген кабул итүдә катнашты.
Район агрофирмаларында урып-җыю һәм туфрак эшкәртү техникасы тикшерү өчен куелган иде.
Хуҗалыкларда техниканың әзерлеген бәяләүдә шулай ук Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев та катнашты. Аны район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов һәм Сарман районы җитештерү комплекслары Башкарма идарәчесе Илшат Вәлиев озатып йөрде.
Алар һәм комиссиянең башка әгъзалары хуҗалыкларның әзерлеген югары бәяләделәр. Агрофирмалар арасында максималь балл җыеп, беренче урынны «Җәлил» агрофирмасы -70 балл, икенче урынны «Нөркәй» агрофирмасы -69 балл, өченче урынны «Сарман»агрофирмасы -68 балл алды.