Хайруллина Амина Гариповнаның 90 яшьлек юбилее

2022 елның 14 июле, пәнҗешәмбе

Әминә апа Иске Минзәләбаш авылында туып-үсә, сигез яшьтән ятим кала, сигез сыйныф тәмамлый. Горький шәһәренә торф чыгарырга бара. Соңрак тегүче һөнәрен үзләштерә. Тормыш иптәше иртә һәлак була, ялгызы өч бала үстерә. Күңелендә йөрткән хисләрен, тормышта күргән кайгы-хәсрәтләрен шигырь юлларына сала.
Әминә апаны гомер бәйрәме белән район башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева тәбрикләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Юбилярга матур теләкләрен шулай ук район халыкны яклау социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Җәлил поселок җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлназ Идиатуллина җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International