Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Сарман муниципаль районында булды. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Алар 2020-2022 елларда салынган кырларны саклаучы урман һәм чокыр-балка үсентеләрен карап чыктылар.