Бүген Сарман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзуллин Мөхәррәм Фәйзулла улына 95 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин котлады, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга социаль яклау бүлеге начальнигы Лилия Гыйльметдинова, "Шәфкать" үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев та кушылды.