Бүген, партиянең Сарман җирле бүлекчәсендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасының сигезенче чакырылыш депутаты Ягафаров Азат Фердинанд улы гражданнарны онлайн кабул итте. Депутатка 4 кеше мөрәҗәгать итте. Анда район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы кешеләре, Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары да чакырылган иде.
Кабул итү барышында Петровка Завод авылында балалар бакчасын, Иске Кәшер авылы мәчетен капиталь ремонтлауда ярдәм итү, район мәдәният йорты сәхнәсенә кием-салым сатып алу турында сораулар бирелде. Гражданнар балалы гаиләләргә республика субсидиясен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Шулай ук ярдәм проектларында катнашу буенча консультацияләр бирелде. Депутат тарафыннан тиешле инстанцияләргә депутат запрослары җибәреләчәк һәм мөмкин булган барлык ярдәм күрсәтеләчәк.
Кабул итү нәтиҗәләре буенча социаль-икътисади мәсьәләләрне хәл итүдә һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруда район белән алга таба хезмәттәшлек итүгә планнар билгеләнде.