Бүген Сарман районында бөртекле культураларны җыюга керештеләр. Әйтергә кирәк,борчак урып-җыю районның барлык хуҗалыкларында да тулы куәтенә бара. Бүгенге мөһим чарада Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов, идарәнең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илнур Салихов, районның җитештерү комплекслары белән башкарма идарә итүче Илшат Вәлиев, «Агрокөч» ширкәте белгечләре, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. Урып-җыю Колмәт авылы янында 100 гектарлы көзге бодай басуыннан башланды. Бер гектардан 40-45 центнер уңыш көтелә.