Бүген 30.07.2022 көнне, җәйнең иң матур көннәренең берсендә, Кызыл Бакча авылының 100 еллык юбилеена багышланган бәйрәм тантанасы, авылдашлар очрашуы булып узды.
Бәйрәм программасы бик яхшы оештырылган: төрле-төрле уеннар дисеңме, җыр-биюләр, бәйрәмгә килгән кунакларның чыгышлары, котлаулары.
Иң элек “Азан” әйтү өчен сүз Рәмзә хәзрәткә бирелде. Аның оста итеп укуын, сөйләвен халык бирелеп, тын калып тыңлап утырды. Хәзрәт үзенең чыгышында татар халкының элек-электән үк тырышлыгы, бердәмлеге турында сүз алып барды; татар халкының телен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калырга, иманга килергә өндәде.
Авыл халкын олуг юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Валиев Фәндәс Әнәс улы котлады. Җәлил җирлеге башлыгы Каримов Рафик Әсhәм улы да авыл халкына, килгән кунакларга үзенең матур котлауларын, теләкләрен җиткерде. Котлаулар белән бер рәттән бүләкләү тантанасы да булды: авылның иң өлкән апаларын, 64 ел бергэ гомер кичергән парны, 2022 нче елда дөньяга килгән ике сабыйны, “Иң чиста ишек алды” конкурсында җиңгән йорт хуҗаларын.
Бәйрәмдә чакырылган кунакларыбыз - татар эстрадасының якты йолдызлары: Азат hәм Алина Каримовлар бик матур итеп концерт алып бардылар. Көчле алкышлардан сизелә, Алинә һәм Азатны тамашачы бик ярата. Җырчы гаиләнең осталыгын сөйләп бетергесез.
Бәйрәмдә шулай ук Җәлил мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты: җыр-бию генә түгел, алар әле балалар hәм өлкәннәр өчен уеннар да уйнаттылар.
Кызыл Бакча юбилее гөрләп үтте. Авыл халкы да, килгән һәм кайткан кунаклар да рәхәтләнеп ял иттеләр, әле бик озакка җитәрлек тәэсирләр алдылар.
Җәлил поселогы башкарма комитеты