Нинди моң бу, нинди таныш аһәң?", - дип якынрак барсам үзебезнең Рәилә Маннановабыз икән. "Татнефть" тәкьдиме, аның хәйрия фонды ярдәме белән, "Әдәби мохит" кысаларында үтә торган концерт бара. Халык та күп җыелган. Рәиләнең яратып җырлый, безнең яратып тыңлый торган "Җәяүле буран"ы күңелләрне шундук айкап алды. Баян партиясен шушы "Сәйлән" ансамбленең чишмә башында торган Мөхтәр абый уйнаган икән. Аның олпат гәүдәсе белән сәхнәгә чыгып басуларында ук ниндидер сихри көч бар иде шул. Бу җырны Рәилә үзе дә шул дулкында башкарды.
Аннан китте инде. Җырларны сайлый белгән кызлар. Бер генә шырдый-бырдый җыр да ишетмәдек. "Киек казлар", "Беренче мәхәббәт", "Керфекләрең нигә кара ", "Ай яктысы", "Кемне сагынасың дип сорамагыз" һәм башка бик күп без яраткан, тыңлап үскән җырлар яңгырады. Шаян җырлары да күп булды. Рәилә җыя белгән команданы. Дусты Зилә Саримова да Рәйләгә торышлы. Ә Нәдердән Рәзинә апасы аның концертына үзе бер бизәк булды, дисәм, һич ялган булмас. Юморга бай чыгышлары, шаян сүзләре белән барыбызга да ошады Рәзинә Миннегалимова. Киемнәренә бик килештереп кечкенә генә бер элемент кертә дә, рольгә керә дә бетә. Гомере буе сәхнәдә йөргән артистка диярсең. Әй әтәченең кирәген бирде инде, Хөббениса карчык булып. Шул арада күзләрен дә сөртеп алды, хәләле Мөхетдинне сагынып.
Рәилә белән Зилә матур концерт күрсәттеләр. Күңеле тулы моң, мәхәббәт булган җырчы шул ул Рәйлә. Затлы сәхнәләрдә дә җырларлык моң бар аңарда. Тормышка гашыйк җырлар да шуңа күп булды бүген. Фидан Гафаровның яраткан җыры "Гомер агышлары" н үзе дә ярата икән Рәилә. Аны аеруча яратып башкарды. Тамашачыны хөрмәт итүе дә күренеп тора бу кызның. Елмаюы белән күңелгә керә дә утыра. Күзеңә карап, елмаеп җырлый белә.
Туганлык, дуслыкка багышланган җырлар да, шаяннары ла күп булды бүген. Зиләнең "Әй, Душа мой, җырлап торам, биеп торам, көлеп торам, кай җирләрем ошамай? диеп "өзгәләнүләре" барыбызга да ошады. Ник, тормышта әллә азмы андый хәлләр?. Чәчкәләр дә бик күп булды бу концертта. Рәиләгә Нәфис абыйсы яратып матур сүзләр дә әйтте, букетын да бүләк итте.
Рәиләнең концертына бизәк булып, Җәлилебезнең үсеп килүче яшь талантлы егете Илназ Якупов чыгыш ясады. Репертуарны сайлый белгән егет. Мөслим Могамаевның һәм безнең сөекле Хәмдүнәбезнең яраткан җырларын башкарды ул. Гәүдәләре дә бик килешеп тора. Биеп тә җибәрде әле. Уңышлар юлдаш булсын егетебезгә. Бию дигәннән, Ләйсәнә апабыз да түзә алмый кушылып биеде әле. Гомере буе биегән биюче ничек түзеп утырсын инде шушы кадәр матур концертта.
Кыскасы, миңа да, халыкка да бик ошады.
"Татнефть" җитәкчеләренә, үзебезнең башлык Р.Ә.Каримовка рәхмәтле булды халык. Мондый халык белән якыннан аралашу бик кирәкле гамәл.
Җәлил поселогы ветераннар Советы председателе Әнисә Минһаҗева.