Хөрмәтле сугышчылар-десантчылар һәм ВДВ ветераннары! Сезне чын күңелдән Һава-десант гаскәрләре көне белән котлыйм! Десант сугышчылары һәрвакыт батырлык, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге булды. Иң катлаулы шартларда, теләсә нинди сугышчан бурычларны үтәгәндә сез үзегезнең Россия армиясенең элитасы дип аталу хокукын берничә тапкыр расладыгыз.
Сезгә чын күңелдән тыныч күк йөзе, нык сәламәтлек, ышанычлы тыл, бәхет, иминлек һәм Ватан данына яңа уңышлар телим!