Бүген Сарманда Һава-десант гаскәрләре көнен билгеләп үтәләр. Десантчыларны район Башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән бәйрәм белән район Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев котлады, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырды. Һәлак булган десантчылар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Чарада катнашучылар Һава-десант гаскәрләренә багышланган мемориалга чәчәкләр салдылар.