Бүген Сарман районына эш визиты белән «Татмелиорация «Траст компаниясе» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сөнгатуллин килде. Аны район башлыгы Фәрит Хөснуллин озатып йөрде. Визит барышында Сарман авылында А.М.Залаков исемендәге парк, Җәлилдә "ТАССРның 100 еллыгы" скверы каралды.