60 ел бергә

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

Әниләр көне алдыннан Иске Минзәләбаш авылында яшәүче Габдрахимов Рәис Габдрәүф улы  һәм Рәзинә Шәгадать кызы  бергә тормыш коруларының 60 еллык түгәрәк даталарын билгеләп үттеләр. Рәис абый белән Рәзинә апа матур тормыш юлы үтеп, 3 бала тәрбияләп үстерделәр. Гомерләрен авыл хуҗалыгында хезмәт куюга багышладылар. Бүген алар кадерле әти-әни, сөекле әби-бабай булып балалары, онык-оныкчыклары белән гөрләшеп яшиләр. Истәлекле көннәре белән Габдрахимовлар гаиләсен  Иске Минзәләбаш авыл җирлеге башлыгы Габдрахманов А.Н. тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International