Татарстанда 28 ноябрьдә «ГТО комплексының инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан сынау нормативларын үтәү буенча тестлар оештыру» курслары старт алды. 72 с курслар Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты базасында уза. Татарстанда Идел буе университеты белән берлектә ГТО региональ операторы тарафыннан эшләнгән курсны республиканың 16 районыннан 36 кеше тыңлады. Ачылышта тыңлаучыларны региональ оператор рәисе Эдуард Иванов сәламләде.
Курсның төп темалары белгечләрне ГТО комплексы нормативларын үтәүне бәяләүгә инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар тарафыннан өйрәтү булачак.