Сарман муниципаль районы башлыгы каршындагы эшкуарлар Иҗтимагый советы утырышы

2022 елның 29 ноябре, сишәмбе

29 ноябрьдә Сарман муниципаль районы башлыгы каршындагы эшкуарлар Иҗтимагый советы утырышы узды. Утырышта район башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, Татарстан Республикасы фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары Ассоциациясе президенты Байтемиров Камияр Миҗагит улы һ.б. оешма һәм предприятие җитәкчеләре катнашты. 

Утырышта Сарман муниципаль районында кече һәм урта бизнесны үстерү, агросәнәгать комплексында хуҗалык итүнең кече формалары турында темалар яктыртылды. Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе Советы әгъзалары эшкуарларны Ассоциация эшчәнлеге, үсеш перспективалары турында таныштырдылар. Шулай ук кече һәм урта бизнес субъектлары утырыш барышында салым законнарындагы яңалыклар, Роспотребнадзор тикшерүләре турында белделәр.

Утырышка йомгак ясап, район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы район территориясендә кече һәм урта бизнесны үстерүгә керткән өлешләре өчен эшмәкәрләргә һәм мобилизацияле гражданнарга гуманитар ярдәм җыйган активистларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Утырышта катнашучыларны таныштыру өчен район җитештерүчеләре, фермер хуҗалыклары , шулай ук үзмәшгульләр эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде. Концерт номерлары чараның бизәге булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International