ТР буенча 11нче районара Россия Федераль салым хезмәте түбәндәгеләрне хәбәр итә, 2022 елның 1 декабрендә физик затлар тарафыннан 2021 елга милек салымнарын түләү вакыты чыга. Әгәр салым түләүче салымны вакытында түләмәсә, инде икенче көннән, ягъни 2022 елның 2 декабреннән ул бурычлы була.
Шуңа күрә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкына конституциячел бурычларын үтәргә һәм милек салымнарын вакытында түләргә тәкъдим итә.
Искәртеп үтәбез, бурычлы кешегә салымнар түләү буенча чыгымнарны арттыру һәм салымнар һәм җыемнар турындагы закон таләпләрен санга сукмауның тискәре нәтиҗәләре турында.
Шулай итеп, 2022 елның 2 декабреннән башлап, пенялар хисабына бурыч көн саен артачак.
Бурычны түләтү хисабына түләмәүчегә шулай ук бурычның җиде проценты күләмендә башкару җыемы суммасын түләргә туры киләчәк.
Моннан тыш, суд приставлары тарафыннан мөлкәтне читләштерүне тыю башкарыла, ягъни гражданин үз автомобилен яки күчемсез милеген сата алмый, ә ачык исәп-хисап счетлары булганда, банк тарафыннан суд карары буенча акчаларны исәптән төшерү башкарыла. Шулай ук бурыч җыю эш бирүченең хезмәт хакыннан бурыч суммасын Суд карары нигезендә тоту юлы белән башкарылырга мөмкин, бу үз чиратында коллегалары һәм җитәкчелеге арасында бурычлының абруена тискәре йогынты ясарга мөмкин.
Ә ялга актив йөрүчеләргә билгеле бер шартларда түләмәүченең чит илгә китүе чикләнергә мөмкинлеген онытмаска кирәк.