«Игелекнең бер өлеше»

2022 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

2022 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы «Җәлил балалар сәнгать мәктәбе» Халыкара инвалидлар көненә багышланган чара оештырды. Очрашу кысаларында «А.Тимергалин исемендәге Иске Минзәләбаш төп гомуми белем бирү мәктәбе» коррекция сыйныфлары укучылары өчен Веретенников Валерий Петровичның «яраткан җир» күргәзмәсе буенча экскурсия уздырылды, анда балалар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы иҗаты белән таныша алдылар һәм шулай ук сәнгать мәктәбе педагогларыннан «Оста куллар» мастер –классларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International