1 нче декабрь көнне "Җәлил гимназиясе" ндә 8-11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары өчен мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия рәисе Сәхипова И.Р., мәгариф бүлеге методисты Әхмәтшина Р. Р., Сарман агроколледжы вәкиле, директорның уку буенча урынбасары Миннәхмәтова Р.Ф. һәм фән укытучылары чыгыш ясады. Ата-аналарга БДИ тапшыру тәртибен аңлаттылар. Яшь буында патриотик хисләр тәрбияләүгә юнәлдерелгән профилактик әңгәмә үткәрелде.