Гайфуллиннар гаиләсенең 50 еллык юбилее

2022 елның 2 декабре, җомга

      Буген Гайфуллиннар  гаиләсе  50  еллык  юбилеен билгеләп утәләр. Бергә яшәүнең илле еллык юбилее кыйммәтле металл хөрмәтенә Алтын туй дип аталган. Алтын - авырлык белән табыла, шулай ук гаилә тормышы да озак вакытлар төзелә.         

      Гайфуллин Илгиз Газиз улы 5.12.1950 конне Архангельск өлкәсендә туган. 1960 елда ул әти-әнисе белән Әлмәт районының Шарлама авылына күчеп килгән. 8нче сыйныфка кадәр авылда укыган, аннары Яңа Михайловкада, 9-10 сыйныфларны -  Җәлил мәктәбендә укыган. 1969-1971 елларда армиядә хезмәт иткән. Армиягә кадәр һәм армиядән соң Сөләй УТТсында эшли, 1974 елда АПХда шофер булып эшли. 1996 елда ул кабат УТТга эшкә урнаша: механик, гараж начальнигы булып эшли. 2011 елда аннан лаеклы ялга чыга.

          Гайфуллина Алсу Харис кызы Әлмәт районы Шарлама авылында  25.03.1950  көнне туган.  8 нче сыйныфка кадәр Сөләй мәктәбендә укыган. 9-10 сыйныфларны Әлмәт мәктәбендә укыган. 1967 елда Бөгелмә шәһәренен медицина училищесына укырга кергән. Училищены тәмамлаганнан соң Яңа Кәшер авылында эшлэгэн. Алсу Харис кызы 30 ел буе Җәлил хастаханәсенен балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләгән, шуннан лаеклы ялга чыккан.

          Илгиз Газиз улы һәм Алсу Харис кызы Әлмәт районының Шарлама авылында танышканнар. 1972 елның 4 декабрендә өйләнешкәннәр. Гайфуллиннар гаиләсендә ике бала, ике онык бар. Гайфуллиннар гаиләсе бүгенге көндә Җәлил посёлогында яши.

          Шушы матур көндә юбилярларны әлеге күркәм дата белән котларга дип  Җәлил посёлогы муниципаль берәмлеге башлыгы Кәримов Р.А., Җәлил посёлогы Советы оештыру эшләре бүлеге башлыгы Гарифуллина Г.И., Җәлил УТТ профсоюз комитеты рәисе Ибатуллин И. К., ветераннар Советы рәисе Минһаҗева А. Г., Җәлил посёлогы хастаханәсенең табиб-педиатры Заһидуллина О. И., педиатр Мугинова В.Ф. котладылар. Барлык кунаклар да юбилярларга ин куркәм котлауларын житкерделәр  һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

                                                           Жэлил поселогы башкарма комитеты

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International