Ел саен Сарман районы Башкарма комитетының архив бүлеге Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт архивы игълан иткән конкурсларда катнаша. Алар арасында муниципаль архивларга грант ярдәме. Агымдагы елда Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты беренче тапкыр номинациягә интерактив җиһазлар (сенсор экранлы интерактив өстәл) кертте. Сарман муниципаль архивы җитәкчесе Гөлшат Солтангалиева «Школа юного архивиста. По следам архивных документов» проектын тәкъдим итте һәм җиңү яулады.
Муниципаль архив катнашкан тагын бер республика конкурсы - «Татарстан Республикасының иң яхшы архивчысы». Быел муниципаль архив җитәкчесе «Сотрудничество – путь к успеху!» проектын тәкъдим итте һәм «Лучший организатор команды» номинациясендә җиңү яулады.
Нәсел традицияләрен саклау һәм үстерү, балаларны һәм яшьләрне патриотик тәрбияләүгә ярдәм итү, гаилә традицияләрен һәм буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту максатыннан «Минем шәҗәрә» конкурсы игълан ителде. «Бай Шәҗәрә» номинациясендә М. Рәмзи исемендәге Әлмәт урта мәктәбе укучысы Садиков Кәрим җиңүче булды.
Республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында узды.