"Экология-һәркемнең эше"Халыкара балалар - яшүсмерләр премиясе

2022 елның 3 декабре, шимбә

"Экология-һәркемнең эше"Халыкара балалар - яшүсмерләр Премиясе нәтиҗәләре билгеле булды. Жюри хөкеменә быел Россиянең 89 төбәгеннән һәм 33 якын чит илдән барлыгы 45,5 мең заявка килгән. Тамашачылар мәхәббәте бүләге Җәлилнең 1нче мәктәбе укучысы Ханнанова Азалиягә бирелде. Үз роликында Азалия гаиләсенең ничек "Экосплав"акциясен уздыруы турында сөйләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ханнановлар гаиләсе-барлык экологик конкурсларда, акцияләрдә һәм өмәләрдә даими катнашучы. Халыкара Премиянең махсус призын алу белән дә кече абыйсы  Ханнанов Азаматны котларга була. Балаларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә җиңүләр һәм уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International