Сарман муниципаль районы эшмәкәрләре Рөстәм Нуруллин һәм Венера Хөсәенова Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнаштылар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

2022 елның 6 декабрендә Сарман муниципаль районы эшмәкәрләре Рөстәм Нуруллин һәм Венера Хөсәенова Биектау районында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнаштылар. Күчмә чараның модераторы-Татарстанда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев.
Очрашуда шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль хакимиятнең территориаль органнары җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, эшлекле берләшмәләр вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы бизнес-омбудсменының җәмәгать вәкилләре катнашты.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда эшмәкәрләр проблемалары һәм аларны чишү юллары турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International