«Кызылтүш – бәхет кошым».Китап тәкъдир иту кичэсе.

2022 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Сарман үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан районыбызның күренекле кешеләре, кызыклы шәхесләре белән очрашулар, кичәләр үткәрү матур гадәткә әверелде. «Сарман» кинотеатрында оештырылган шундый кичәләрнең берсенә мәктәп укучылары, әдәбият һәм шигырият яратучылар җыелган иде. Бу кичә шагыйрь, хөрмәткә лаек хезмәт ветераны, Яңа Әхмәт авылында яшәп иҗат итүче Шәйхелмәрдән Ризатдиновның «Кызылтүш – бәхет кошым» дип исемләнгән шигырьләр китабы чыгу уңаеннан оештырылды һәм шагыйрьнең иҗатына багышланды. «Кызылтүш – бәхет кошым» китабы 4 бүлектән тора. «Язмышым мендәре», «Яшьлегем аланы», «Эзләр кала», «Һәр сүздә гыйбрәт бар». Аның шигырьләре намуслылыкка, матурлыкны күрә белергә өйрәтә. Күпме тыңласаң да ялыктырмый торган эчтәлекле, якты моң, якты сагыш белән сугарылган.
Шәйхелмәрдән аганы китап бәйрәме һәм туган көне белән район Башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Сахипова Индира котлады. Кичәдә Шәйхелмәрдән абыйның иҗатына тәфсилле күзәтү ясалды, шигырьләренә карата җылы сүзләр, бәяләмәләр яңгырады. Аның иҗат уңышлары белән «Җәлил чаткылары» әдәби – иҗат берләшмәсе әгъзалары, СССР Язучылар берлеге әгъзасы шагыйрь, галим Дамир Гарифуллин, җирле шагыйрь Әшрәфулла Зарипов, «Сарман» газетасының баш мөхәррир урынбасары Зөлфия Шәрипова, китапханәләр системасы директоры Афзалетдинова Лилия, «Сарман» кинотеатры директоры Ринат Шәрәфетдинов, район ветераннар советы рәисе Асыляр Харисов, «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина, Россия пенсионерлар берлегенең район бүләкчәсе җитәкчесе Нүрсинә Хәйруллина, мәгариф ветераны Клара Вәлишина, Мөнирә Исмәгыйлова, Суфия Әхмәдуллина котладылар һәм хатирәләре белән уртаклаштылар.
Очрашуда Шәйхелмәрдән аганың шигырьләрен китапханә хезмәткәрләре укып ирештерделәр. Алия Шиһапова башкаруындагы матур җырлар һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм кичәсендә шагыйрьнең иҗатын яктырткан презентация күрсәтелде. Кичәне «Туган якта таптым бәхетне» исемле китап күргәзмәсе бизәде. Бу матур, гаять эчтәлекле кичә һәркемнең күңелендә матур тойгылар калдырды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International