Бүген Сарман муниципаль районы авыл җирлекләре Спартакиадасы кысаларында ирләр командалары арасында волейбол буенча финал уеннары тәмамланды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча 1нче урынны "Әлмәт авыл җирлеге" командасы алды, 2нче урынны – "Александровка авыл җирлеге" ,3нче урынны – "Мортыштамак авыл җирлеге". Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев призерларга кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырды.