Яңа ел бәйрәмнәре яңгырады, уенчыкларыбызны чыршыдан төшерергә, аларны киләсе Яңа ел бәйрәменә кадәр тартмаларга яшерергә вакыт җитте. Ләкин киләсе кышка кадәр хушлашмыйча, искиткеч бәйрәмнәр өчен аңа рәхмәт әйтмичә, Яңа ел чибәре белән ничек аерылырга?
9 гыйнварда традиция буенча безнең балалар бакчасында " Яңа ел чыршысы белән хушлашу» бәйрәме узды, анда балалар күңелле җырлар, биюләр, шигырьләр укыдылар һәм кызыклы уеннар уйнадылар...
Яңа ел чибәре, балалар белән хушлашты, үз утларын сүндерде бу чара һәр баланың күңелендә якты эз калдырды.