«Созвездие-Йолдызлык-2023» яшьләр фестиваленә гаризалар кабул итү башланды

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Сарман районында Фестивальнең сайлап алу этабында катнашу өчен гаризалар кабул итү башланды.5-21 яшьләрдәге барлык теләүчеләрне конкурста катнашырга чакырабыз. Фестиваль номинацияләре:

-вокал-соло

-вокал ансамбльләр

-хореография

-конферанс

 

Гаризалар 2021 елның 8 февраленә кадәр Ленин урамы, 32нче йорт адресы буенча, яисә Сарман муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлегенең электрон почтасына кабул ителә: sarmok2@yandex.ru ("Созвездие-Йолдызлык" фестивале тамгасы белән). Гаризалар үрнәкләрен һәм Нигезләмәне сайтта алырга мөмкин: www.yold.ru

Шулай ук номинацияләр буенча конкурс гаризалары һәм әсәрләр кабул ителә:

-иң яхшы видеоклип

-иң яхшы текст һәм музыка җыр

Гаризалар, зона этапларын узып, турыдан-туры Казан шәһәренә, башкарма дирекциягә адресына җибәрелә: 420111, Казан шәһәре, К.Маркс ур., 23/6. (843) 238-00-63 (2021 елның 30 мартына кадәр)

Сайлап алу этабы 11 февральдә (хореография) һәм 12 февральдә (вокал, конферанс) узачак. Үткәрү урыны турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Сайлап алу этабын узган катнашучылар безнең районны фестивальнең зона этабында тәкъдим итә, ул 2023 елның 28 февраленнән 1 мартына кадәр Җәлил бистәсендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International