Җәлил гимназиясе укучыларының кышкы каникуллары күңелле узды. Балалар сыйныф җитәкчеләре белән бергә кинотеатрга йөрделәр, тимераякта шудылар, Җәлил мәдәният йорты каршындагы мәйданда кышкы шәһәрчектә йөрделәр. Каникуллар искиткеч үтте.