Күңелле каникуллар

2023 елның 10 гыйнвары, сишәмбе

Буш вакытларының һәр минутын күңелле һәм файдалы үткәрергә теләүче балалар өчен, кышкы каникул чорында  “Чүлмәкче әкияте” дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.  Балалар чыршы уенчыкларына һәм открыткаларга багышланган күргәзмә белән таныштылар.  Элегрәк котлауларны смс язып түгел, ә почта бүлекләре аша махсус котлау открыткаларына тутырып җибәрүләре турында белделәр.  Барлык туганнарга, дусларга һәм якыннарыбызга открыткалар җибәрә идек бит. Моның өчен иң матур рәсемле открыткалар сайлап алына иде. Аларны соңыннан әле озак вакыт күңелгә кадерле истәлек итеп саклаганнар.  Шөгыль барышында кызыл балчыктан рәхәтләнеп төрле хайваннар, кәрзиннәр ясадылар һәм үзләрен чүлмәк ясау эшенең чын осталары итеп хис иттеләр. Иң мөһиме, бу һөнәр турында бик күп яңалыклар белделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International