Яңа ел - ул иң көтеп алынган һәм искиткеч бәйрәм. Аны тылсымлы, серле, гаҗәеп, кабатланмас, сокландыргыч дип атыйлар. Яңа ел төнендә без барлык теләкләрнең, чираттагы могҗизаның, якты әкиятнең, яңа бәхетнең чынга ашуын көтәбез. 29 һәм 30 декабрь көнне Карашай -Саклау мәдәният йортларында «Яңа ел могҗизасы»дип исемләнгән чаралар булып узды. Авыл мәдәният йорты сәхнәсендә барысын да матур итеп бизәлгән Яңа ел чыршысы көтте . Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм кичәсенең кызыклы һәм бай эчтәлекле театральләштерелгән программасын әзерләгәннәр. Карашай-Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. барлык җыелучыларны Яңа ел белән котлады, аларга исәнлек-саулык, эшләрендә, гаилә тормышында уңышлар, шәхси эшләрендә уңышлар теләде. Кыш бабай белән Кар кызы барысына да шатлык алып килгәч, чын-чынлап күңел ачу башланды. Кыш бабай белән Кар Кызы бик күп яңа ел бәйгеләре, күңелле уеннар үткәрделәр. Җиңүчеләрне призлар көтте. Кичә сюрпризлар һәм онытылмаслык биюләр белән тулы иде. Күңелле музыка , әкият геройларының чыгышы, Кыш Бабай һәм Кар кызы котлауларын бәйрәмдә катнашучыларның барысына да тулы бер ел буена дәрт һәм энергия өләштеләр. Яңа ел бәйрәме барлык катнашучыларга да әкияти Тылсым, күңел ачу һәм шатлык хисләре бүләк итте. Барлык начарлыклар да узып баручы елда калсын, e барысы да яхшы, изгелекле һем якты япа елга аяк бассын.