Яңа ел каникуллары

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Каникуллар - балалар тормышының иң мөһим өлешләренең берсе булып тора. Җәлил бистәсенең 3 нче санлы  “ Алёнушка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Яңа ел каникулларын бик кызыклы итеп үткәрделәр: әти-әниләре белән бергә Мәдәният сараенда урнашкан Кыш бабай резиденциясендә, кинотеатрда булдылар, тимераякта шудылар, Җәлил бистәсе мәдәният йорты каршындагы мәйданда ураншкан кышкы шәһәрчектә йөрделәр. Поселокта үткәрелгән Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар безнең тәрбияләнүчеләребезнең хәтерендә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International