Тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Юнысова Мөнирә Гәрәй кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны Иске Кәшер авыл җирлеге башлыгы Р.Н. Дәүләтҗанов котлады.Ул юбилярга сәламәтлек һәм якыннарының хөрмәтен теләде, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, истәлекле бүләк тапшырды.
Котлауларга ветераннар советы рәисе З. И. Якупова да кушылды.