Район Башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда туган беренче баланы күреп кайтты

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

"Ныклы гаилә" проекты, " Гаилә. Бүген район башлыгы Фәрит Хөснуллин 2023 елда Сарман бала тудыру йортында туган беренче сабый Данисның хәлен белде. Сабый 3 гыйнварда Раушан һәм Алия Саубановлар гаиләсендә туа. Шулай ук Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, район хатын-кызлар советы рәисе Индира Сәхипова, ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлчәчәк Вәлишина да җылы теләкләрен җиткерделәр. Сабыйга әти-әниләр һәм якыннарының шатлыгына исән-сау һәм бәхетле булып үсүен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International